|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2024 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт йөкләмәсе, «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның төбәк остазлык системасын үстерү» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында чаралар планы нигезендә республика Остазлар советы утырышын уздырды.
12 апрельдә Казан Епархиясе мәйданчыгында эксперт комиссиясенең йомгаклау утырышы узды. «Укытучының әхлакый батырлыгы өчен» конкурсының эксперт комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Методик эшне үстерү бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Иң яхшы эшләр конкурсның Россия этабында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия Федерациясендә 2025 елга кадәрге чорга тәрбияне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә 2024 елның 16 апреленнән 31 маена кадәр «Гаилә һәм хезмәт тәрбиясе: һөнәри киләчәкне формалаштыру» авторлык методик эшләнмәләре һәм проектлары төбәкара конкурсын үткәрә.
2024 елның 5 апрелендә Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы укытучылары тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Дислексия, дисграфия, дизорфография: сәбәпләр, формалар, күренешләр һәм коррекцияләүнең нәтиҗәле стратегияләре» темасына Республика фәнни-методик семинар үткәрелде.
11 апреля 2024 года в рамках реализации государственного задания учредителя на 2024 год, утвержденного приказом МОиР РТ от 21.12.2023 № под - 2321/23, кафедра педагогики и управления образованием ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан» организовала и провела республиканский семинар по вопросам обеспечения функционирования внутренней системы оценки качества образования.
Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты мониторингы» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференция эшендә катнашу өчен методистлар, белем бирү белән идарә итү органнары (бүлекләре) белгечләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары чакырыла.